Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин “Кырымны аннексияләүне яктырткан” журналистларны бүләкли


Русия президенты Владимир Путин “Кырымны Русиягә кушу вакыйгаларын объектив яктырткан өчен” дип 300 журналистны бүләкли.

“Ведомости” язуынча, Путин фәрманын 22 апрельдә үк имзаласа да бу хакта хәбәр ителмәгән. Бу фәрман Русия президентының рәсми сайтында да юк. Исемлектә ВГТРК, “Беренче канал”, “НТВ”, "Russia Today" һәм "Lifenews" холдингы журналистлары бар дип яза газет.

2008 елда Көньяк Остеия вакыйгаларыннан соң 11 журналист бүләкләнгән иде.
XS
SM
MD
LG