Accessibility links

Кайнар хәбәр

Себердә галим Хәмит Ярмине якташлары искә алды


Укучылар биремнәргә актив җавап бирделәр
Укучылар биремнәргә актив җавап бирделәр

Төмәннең Кырынкүл авылында туган, Казанда танылган фольклорчы галим дәрәҗәсенә күтәрелгән Хәмит Ярмине тууына 110 еллык юбилее уңаеннан якташлары зурлап искә алдылар.

Хәмит Ярми юбилеена багышланган чаралар ел башыннан, өлкәдәге татар мәдәнияте көннәреннән үк башланды. Аның иҗатыннан әкиятләр сөйләнде, иншалар язылды, мәктәпләрдә ачык дәресләр, класстан тыш чаралар үткәрелде. Тиздән булачак “Сөләйманов укулары” бөтенрусия фәнни-гамәли конференциясендә дә бу темага зур урын биреләчәк.

Ә менә галим туган Кырынкүл авылы мәктәбендә аның турында күп материаллар туплап, стендлар, ачык дәресләр әзерләгәннәр. Бу турыда мәктәптә булган чараларны тамаша кылган Диләфрүз Фәхретдинова менә нәрсәләр сөйләде:

Халидә Кирамова Муса Җәлилнең "Вәхшәт"ен башкара
Халидә Кирамова Муса Җәлилнең "Вәхшәт"ен башкара
“Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Халидә Кирамова 5нче сыйныфта “Әкиятләр дөньясында” сыйныфтан тыш уку дәресе уздырды. Дәрестә Хәмит Ярми халыктан җыеп туплаган “Курбала”, “Өч сорау”, “Аю, бүре, төлке” әкиятләре тикшерелде. Аларның икесе ветеран укытучы Люция Хәбибуллинаның “Туган як әдәбияты” китабында бастырылган. “Курбала” балалар тарафыннан сәхнәләштерелде, “Аю, бүре, төлке” әкиятенә анализ ясалды. Илдар Мавлюшев себер татар телендә “Өч сорау” әкиятен аеруча матур итеп сөйләде. Укучылар мультфильмнан өзек карадылар. Аның кайсы әкияттән алынганын балалар белергә тиешләр иде. Дәрескә килгән өлкән сыйныф укучылары Хәмит Ярминең тормыш юлы белән таныштырдылар.

Дәрестә әкиятне сәхнәләштерү
Дәрестә әкиятне сәхнәләштерү
Аннары спортзалда педагог-оештыручы Гөлниса Хөсәенова җитәкчелегендә “Үлемне җиңүче халык” әдәби-музыкаль композициясе күрсәтелде. Хәрби форма кигән укучылар “Кызыл йолдыз ордены” белән бүләкләнгән якташлары Яхиятдин Тачетдиновның батырлыгы турында сөйләделәр. Гитарачы кызлар төркеме гитарада уйнап, рус һәм татар телләрендә патриотик җырлар башкардылар.
Герой-шагыйрь Муса Җәлил тормышы һәм иҗатына да тукталып үттеләр.

Укучылар “Хәмит Ярми – якташыбыз” исемле мәктәп буйлап экскурсия ясадылар. Стеналарга фольклорчы-галимгә багышланган стендлар эленгән, коридорда китаплар, кабинетларда балаларның сәнгать эшләре күргәзмәләре оештырылган”.

Хәмит Ярми тормышына багышланган экскурсия
Хәмит Ярми тормышына багышланган экскурсия
“Хәмит Ярминең хезмәте һәм тормышы” темасына түгәрәк өстәл артында сөйләшүне директор Алевтина Манкаева белем учагының тарихы белән таныштырудан башлады. Чөнки мәктәп Хәмит Ярминең атасы Хөснетдин мулла булган элекке мәчет бинасында урнашкан. Бинага өстәмә корылмалар төзеп, бүгенге көндә 251 укучыга белем бирүләрен хәбәр итте ул. Авыл елдан-ел үсә, яшьләр килә, балалар саны да арта. Ә мәктәп барлык балаларны да кабул итә алмый. Яңа замана уку йортын төзү турында бик күптән сүз алып барылса да, эшнең нәтиҗәсе күренми.

Күренекле галимнең музеен булдыру юлында күп эш башкарган ветеран укытучы Фәридә Ермышева:

Түгәрәк өстәлдә катнашучылар
Түгәрәк өстәлдә катнашучылар
“Хәмит абыйның тормыш иптәше Халидә апа Гатина аның стенографисты булган. Халидә апа “Татар халык иҗаты” исемле 12 томлык җыентыкның күчермәләрен ясаттырып бирде. Мин аларны Казаннан Себергә алып кайттым”, диде. Ул һәм Бибинур Сабирова Хәмит Ярми музее экспонатлары язмышы турында ачынып-көенеп сөйләделәр. Бу бай материалларның бер өлешеннән Хәмит Ярминең тууының 100 еллык юбилее уңаеннан “Төзүче” милләтләр мәдәнияте сараендага татар мәдәнияте бүлегенең кечкенә генә бер бүлмәсендә музей ясаганнар иде. Тик кадерле экспонатларның тиешле дәрәҗәдә сакланмавы сәбәпле, Халидә Гатина музейның монда булуына каршы килде. Хәзер алар өлкә музее саклагычларында урнашканнар.

Төмән дәүләт университеты филология фәннәре докторы, профессор Хәнисә Алишина Хәмит Ярминең якты истәлегенә “Күренекле шәхесләр” сериясеннән “Хәмит Ярми” китабын бастыра. Бу сөйләшүдә катнашучылар алдында китапны тәкъдим итеп, һәркайсына таратып чыкты.

Хәнисә Алишина китабы белән таныштыра
Хәнисә Алишина китабы белән таныштыра
- Хәмит Ярминең атасы Төмән районының Индрәй авылыннан булган, - дип сөйләп китте ул. – Яшьтән ятим калган Хөснетдинне Ямбай бае Нигъмәтулла Кармышаков тәрбиягә ала. Хөснетдин мулла Кырынкүл авылында яши, Хәмит Ярми дә шунда туа. Ул алдынгы карашлы әтисе мәдрәсәсендә белеп алып, Ямбай мәдрәсәсендә, аннары Тубыл педагогия техникумында укый. Төмәндәге татар газетасында, клубта, китапханәдә эшләп ала, Төмәннең 7нче татар мәктәбендә, медтехникумда укыта, округ мәгариф бүлегендә инструктор була.

Кул эшләре күргәзмәсендә
Кул эшләре күргәзмәсендә
Казан педагогия институтын уңышлы тәмамлап, аспирантурада укырга кала. Берникадәр газеталарда эшләп алганнан соң, гомеренең соңгы көннәренә кадәр Татарстан республикасы Фәннәр академиясенең тел, әдәбият һәм тарих институтында халкына хезмәт итә. Татар халык иҗатын җыюда чиксез күп өлеш кертә, ул җыйган бай материаллардан тупланган җыентыклар төрле телләргә тәрҗемә ителеп, дөньяның төрле кыйтгаларында сакланалар. “Татар халык иҗаты” җыентыгы Габдулла Тукай исемендәге премия белән бәяләнә.

Зыялы, әхлаклы, шул ук вакытта искиткеч тыйнак, кешелекле галим белән якташлары бик горурланалар.
XS
SM
MD
LG