Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мисыр армиясенең элекке җитәкчесе: “Мөселман-кардәшләр”гә илдә урын булмаячак


Абдел Фәттах әс-Сиси тарафдарлары
Абдел Фәттах әс-Сиси тарафдарлары
Мисыр армиясенең элекке башлыгы, шулай ук Мисырның элекке саклану министры Абдел Фәттах әс-Сиси президентлыкка намзәт буларак телевидениедә сорауларга җавап бирде.

Хәбәр агентлыклары генералның сүзләрен китерә. Ул әңгәмә вакытында илдә исламчыл “Мөселман-кардәшләр” хәрәкәте эшчәнлеге туктатылганны һәм әгәр президент булып сайланса, аның кабат җәелүләренә юл куймачаягын белдерде.

Әс-Сиси, “Мөселман-кардәшләр”дән президент булып сайланган Мөхәммәд Мурси хакимияттән читләштерелгәч, үзенә ике мәртәбә һөҗүм итүләрен дә әйтте.

Мисырда президент сайлауда Әс-Сиси төп дәгъвачыларның берсе. Бу сайлауның беренче раунды май ахырында булачак. Әс-Сиси иминлек сәбәпле берничә интервью бирәчәк һәм урам чараларына чыкмаячак, дип хәбәр ителә.

Мисырның беренче демократик юл белән сайланган президенты Мурси хакимияттән читләштерелгәч һәм ябылгач, “Мөселман-кардәшләр” илдә тыелды һәм террорчы оешма дип игълан ителде. Бу хәрәкәтнең лидерлары шулай ук кулга алынды. Мең ярымнан артык Мурси тарафдарлары урам бәрелешләрендә һәлак булды.

Әс-Сиси “Мөселман-кардәшләрне” илдәге вәзгыятьне тотрыксызландырырга тырышуда гаепли.
XS
SM
MD
LG