Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда “Максат” халыкара мөселман яшьләр фестивале узачак


14-20 май көннәрендә Татарстанда узачак “Максат” фестивале
җиде ел уздырылган мөселман яшьләре фестиваленең дәвамы булып тора.

Бу чара 14 майда Казанның “Кол Шәриф” мәчетендә ачыла. Яшьләр “Ярдәм” күрмәүчеләрне тернәкләндерү үзәгендә булачак, “Хәләл-Бәхетле” кибете белән танышачак, “Корстон”да мөселман модасы күргәзмәсен караячак, ятим һәм инвалид балалар өчен Сабантуй оештырачак һәм Чуашстанда, Болгарда кунак булачак.

Бәхәс клубы, Русия яшьләре өчен әһәмиятле мәсьәләләрне тикшергән түгәрәк өстәлләр, семиннарлар, лекцияләр, конкурс һәм гамәли дәресләр, галимнәр, эшмәкәрләр, сәясәтчеләр, дин әһелләре белән очрашу-әңгәмәләр, төрле экскурсияләр дә каралган, дип белдерә оештыручылар.

Чарада Русия һәм төрле чит илләрдән 100 егет һәм кыз катнашачак.
XS
SM
MD
LG