Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинага Халыкара валюта фондыннан 3 млрд $дан артык кредит килде


Украина stand-by ике еллык кредит програмы нигезендә Халыкара валюта фондының (ХВФ) 3,19 миллиард долларга якын беренче ярдәмен алды. Бу програмны апрель азагында фондның башкарма шурасы кабул итте. Бу хакта Украина милли банкы белдерә.

"Планлаштырылган сумма сишәмбе көнне тулысынча килде" дип хәбәр итә банк.
Халыкара валюта фонды элегрәк Украинага 17 миллиард доллар кредит бирү турында килешкән иде.
XS
SM
MD
LG