Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киев бөтен төбәк вәкилләре белән бергә сөйләшү тәкъдим итә


Украина хакимиятләре җирле узидарә реформаларына һәм төбәкләрнең вәкаләтләрен арттыруга багышланган түгәрәк өстәл сөйләшүе тәкъдим итә.

Президент вазифаларын башкаручы Александр Турчинов һәм премьер-министр Арсений Яценюк уртак белдерүләрендә бу чарага төбәкләрдәге барлык сәяси көчләрне, галимнәрне һәм төрле иҗтимагый оешма вәкилләренең чакырылганлыгын белдерелә.

Сәсәтчеләр илнең Көнчыгыш төбәкләрендә вазгыятьнең кискен калуын әйтеп, хәлне җайга салу өчен хакимиятнең бөтен кануни ысулларны кулланачагын вәгъдә итә.

Кануни булмаган кораллы төркемнәр коралларын тапшырырга, тотыкларны һәм биналарны азат итәргә, диелә бу мөрәҗәгатьтә. “Үтермәгән һәм җәзаламаган” сепаратистларның ярлыканачагы да әйтелә.

АКШ Украина хакимиятләренең тәкъдимен хуплады. Дәүләт департаменты матбугат үзәге секретаре урынбасары Мари Харф, украиннар киләчәк турында сөйләшү өчен түгәрәк өстәл янына утырырга һәм 25 май сайлавында киләчәк өчен тавыш бирергә тиеш, дип белдерде. Ул шулай ук Донецки һәм Лугански өлкәсендә 11 майга билгеләнгән референдумны кануни тугел дип атады.

Чәршәмбе көнне Русия президенты Владимир Путин Русия яклы активистларны референдумны кичектереп торырга чакырды, әмма алар баш тартты.
XS
SM
MD
LG