Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә өч көнлек матәм игълан ителде


Күмер базыннан зыян күргәннәрне чыгаралар
Күмер базыннан зыян күргәннәрне чыгаралар
Төркиянең Сома шәһәрендә күмер базы казасында һәлак булучыларның саны 232 кешегә җитте. Йөзләрчә кеше әле дә җир астында кала. Һәлак булучылар саны артырга мөмкин дип белдерелә.

Төркия премьер-министры Рәҗәп Тайип Эрдоган фаҗига булган урынга килде. Ул Албания сәфәреннән баш тартты.

Илдә өч көнлек матәм игълан ителде. Зыян күрүчеләр салынган хастаханәләр янына һәм күмер базы кырыена күмерчеләрнең туганнары һәм танышлары җыелган.

Каза булган күмер базы Истамбулдан 250 чакрым көньякка Сома шәһәренә урнашкан. Беренчел мәгълүматларга күрә, ике чакрым тирәнлектә электрның кыска ялганышы нәтиҗәсендә шартлау булган һәм янгын чыккан. Күмер базында барлыгы 787 кеше булган дип белдерелә.
XS
SM
MD
LG