Accessibility links

Кайнар хәбәр

ЕИХО Украинада түгәрәк өстәл сөйләшүен үткәрүне хуплый


Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы (ЕИХО) Украинаның көнчыгышындагы вазгыятьне җайга салуга багышланган түгәрәк өстәл сөйләшүен хуплады.

ЕИХОның хәзерге рәисе, Швейцария тышкы эшләр министры Дидье Буркхальтер 14 майда Киевта булган түгәрәк өстәлдә “конструктив сөйләшүләр төбәкләрдә узарга тиеш алдагы очрашуларга юнәлеш бирде” диде.

Ул төрле иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашкан бу сөйләшүнең 25 майда булачак президент сайлау алдыннан сәяси вазгыятьне тотрыкландырачагына өмет белдерде.

Украина президенты вазифаларын башкаручы Александр Турчинов парламент һәм хөкүмәтнең дәүләт идарәсен үзгәртергә әзер икәнлеген әйтте.

Украинаның элекке президентлары Леонид Кукчма һәм Леонид Кравчук бу сөйләшүгә чакыруны кабул итте. Шулай ук ЕИХО вәкиле Вольфганг Ишингер да катнашты. ЕИХО аны Украина диалогын җайга салуда үз вәкиле итеп билгеләде. Русия яклы сепаратистлар Югары рададагы бу сөйләшүләрдә катнашмый.
XS
SM
MD
LG