Accessibility links

Кайнар хәбәр

НАТО: Русиянең гаскәрләрен Украина чигеннән алуына дәлилләр юк


НАТО белдерүенчә, Русия гаскәрләре президент Владимир Путин фәрманына буйсынмаган. НАТО Генераль секретаре Андерс Фог Расмуссен Украина чигеннән гаскәрләрне алуга “нинди дә булса дәлилләр” булмауны әйтә.

НАТО, көнбатыш тарафлы көчләр һәм Русиягә кушылырга омтылган сепаратистлар арасында сугыш барганда, Русия гаскәрләренең Украина җирләренә якын булуын “ярсытып” тору буларак бәяли.

Украинада президент сайлауга берничә көн кала дүшәмбе Русия президенты Владимир Путин саклану министры Сергей Шойгуга Брянски, Белгородски, Ростов өлкәләрендә күнегүләрдә булган гаскәрләрне үз урыннарына кайтарырга фәрман биргән иде.
XS
SM
MD
LG