Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Донецки халык республикасы" Ростовта вәкилчелеген ачты


Донецки һәм Ростов өлкәләренең уртак чик буе һәм элеккедән килгән икътисади бәйләнешләр булуын исәпкә алып, Дондагы Ростов шәһәрендә "Халык республикасының" вәкилчелеге ачылды, дип белдерде аның җитәкчесе итеп билгеләнгән Русия стратегик тикшеренүләр институты белгече Эдуард Попов.

Бүгенге көндә вәкилчелекнең төп эше Донбаста яшәүчеләр өчен һуманитар ярдәм җыюдан гайбәрәт. "Шулай ук камауда калган Донбас өчен хәрби ярдәм - кием, медицина кирәк-яраклары, противогазлар кирәк. Без кирәк булган барлык ярдәмне чик аша чыгару юлларын эзләячәкбез", диде Попов.

Вәкилчелекнең кайда урнашуы хәбәр ителми. Попов сүзләренә караганда, аның ачылышына "кирәк кешеләр чакырылачак". Журналистлар аның кайда урнашуын белми.

Янәсе-Донецки халык республикасы 12 май көнне узган "референдумнан" соң игълан ителде. Украина хөкүмәте бу төбәкнең бәйсезлек игълан итүен канунсыз, дип саный. Украина прокуратурасы бәйсезлек Халык республикасын "террорчылар оешмасы" дип игълан итте.
XS
SM
MD
LG