Accessibility links

Шаһзадә Чарльз Путинны Һитлер белән чагыштырды


Британия шаһзадәсе Чарльз Русия президенты Владимир Путинны нацист Германиясе җитәкчесе Адольф Һитлерга тиңләгән.

Британиянең Daily Mail басмасы язуынча, шаһзадә Галифакс шәһәрендә Иммиграция музеен карап йөргәндә, анда эшләүче 88 яшьлек Мэриен Фергюсон белән сөйләшүдә аның 13 яшендә Данциг (хәзер Польшадагы Гданьск) шәһәреннән качарга мәҗбүр булуы турында ишеткәч, хәзер Путинның да нәкъ Һитлер эшләгәнне кабатлавын әйткән.

Британия шаһзадәсенең Путин белән Франциядә 6 июнь, 1944 елда сугыштагы беректәшләрнең Нормандиядә очрашу көнен искә алу көнендә күрешүе планлаштырылган. Быел бу вакыйгага 70 ел тула.
XS
SM
MD
LG