Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уйгырлар яшәгән Өремче каласында шартлауда 30лап кеше һәлак булды


Пәнҗешәмбе Кытайның Синҗан-уйгыр автоном төбәге башкаласы Өремче шәһәре базарында шартлауларда 30дан артык кеше һәлак булды, 100гә якыны яраланды.

Рәсми Синһуа мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, шартлаткычлар сату иткән кешеләр яныннан узып барган ике машинадан атылган булган.

Кытай президенты Си Цзиньпин бу террор гамәленнән соң иминлек чараларын тагын да арттырачагын белдерде.

Ай башында президент Синҗанда булып китте. Сәфәре тәмамланган көнне вокзалында булган ике шартлауда өч кеше һәлак булып, кимендә 79 кеше яраланган иде.
XS
SM
MD
LG