Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рим папасы Якын Көнчыгышка сәфәрен башлады


Рим Папасы Франциск Үрдүннән өч көнлек Якын Көнчыгыш сәфәрен башлады. Ватикан вәкилләре, бу сәфәрнең Якын Көнчыгышта кимүгә таба баручы христианнарда өмет уяту максатларында оештырылуын, барлык диндәгеләрне дә тынычлык өчен эшләргә чакыруга багышлануын әйтә.

Бөтен Якын Көнчыгышта христианнар кимүгә таба бара. Соңгы елларда гарәп илләрендәге түнтәрелешләр, Сүриядә ватандашлар сугышы, радикал исламның көчәюе моны тизләтә. Миллиард католикларның рухи башлыгы булган Рим папасының бу төбәккә беренче сәфәре.

Үрдүн патшасы Абдулла белән очрашкач, Амман стадионындагы гыйбадәттән соң понтифик Сүрия, Гыйрак качаклары белән Үрдүн елгасы буенда, риваятьләргә күрә, Гайсә пәйгамбәр чукындырылган урында очрашачак.
XS
SM
MD
LG