Accessibility links

Кайнар хәбәр

Донецки сепаратистлары Русиядән ярдәм сорый


Донецки сепаратистлары Русиядән ярдәм сорый
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:21 0:00

Дүшәмбе кичендә сепаратистлар җитәкчесе Денис Пушилин Путиннан һәм бөтен урыс халкыннан ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Дүшәмбегә каршы төндә сепаратистлар Донецки һава аланын кулга төшерергә маташты һәм аны саклаучы украин хәрбиләрен чыгаруны таләп итте. Хәрбиләр һава көчләре һәм җир өсте гаскәрләре белән җавап биреп сепаратистларның бер зенит корылмасын юк итте һәм десант төшерде. Пушилин әйтүенчә, украин хәрбиләренең бер боралагы юк ителгән. Ул украин хәрбиләрен һава аланын махсус рәвештә җимерүдә гаепләде. Донецки һәм лугански сугышчылары якшәмбе көнне Петр Порошенкога җиңү китергән президент сайлауны үз кулларындагы җирләрдә үткәрү мөмкинлеге бирмәде. Аңа кадәр алар Украинадан аерылу турында янәсе референдум уздырды, әмма аны беркем танымады.

XS
SM
MD
LG