Русия чиге янында - Лугански өлкәсендә сишәмбегә каршы төндә кораллар төялгән машиналар тоткарланган. Бу хакта Украина чик хезмәте хәбәр итә.
Чик сакчылары мәгълүматларына караганда, Русиядән берничә йөк машинасы, микроавтобуслар һәм җиңел машиналар килә торган булган һәм алар бу колоннага каршы ут ачкан. Бәрелешләр нәтиҗәсендә, бер һөҗүм итүче үлгән, берсе авыр җәрәхәтләр алган.
Берничә машина Украина җиренә үтеп керә алган. Чик сакчылары тарафыннан тоткарланган йөк машиналары һәм автобусларда Калашников автоматлары, шартлаткычлар булган. Шулай ук Русия-Украина чигендә хәрби кешеләр төялгән 40лап «КАМАЗ» машинасы торуы әйтелә.