Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин федерация шурасына өстәмә вәкилләр билгели алачак


Федерация шурасы Русия дәүләт думасыннан соң, президентка югары пулатка 17 өстәмә вәкилне билгеләү хокукын бирүче канунны раслады.

Аның нигезендә, Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертү күздә тотыла, чөнки 95нче маддә нигезендә, федерация шурасы «һәрбер субъекттан ике вәкил» тәртибе нигезендә булдырыла. Яңа канунда билгеләнгән өстәмә вәкилләр «Русия вәкилләре» яки «федераль сенаторлар» дип атала.

Канун өлгесен тикшергәндә каты бәхәсләр туды. Аерым алганда сенаторлар яңа канунның ни өчен кирәк булуы белән кызыксынды, чөнки элегрәк премьер Дмитрий Медведев дәүләт хезмәтендә эшләүчеләрнең санын 10 процентка киметү турында әйткән иде.

Хәзерге вакытта Русия парламентының югары пулатында 166 вәкил эшли.
XS
SM
MD
LG