Ленур Ислямовның Кырым вице-премьеры вазифаларын башкаручы урыныннан алынып аның урынына Руслан Бальбекның куелуы республика "хакимиятенең" кырымтатарлар белән диалогка барырга теләмәвен күрсәтә. Бу хакта Кырымтатар мәҗлесе рәисе урынбасары Әхтәм Чийгөз белдерде. "Кырымтатарлар үз ватаннарында, үз җирләрендә сәяси-хокуки, мәдәни, социаль, икътисади ихтыяҗларын кайгырта ала дигән белдерүләре дөреслеккә туры килми. Мондый гамәлләр проблемнарны чишүдә Кырым хакимиятенең кырымтатарлар белән бернинди диалог алып бармавын күрсәтә", диде ул.