Accessibility links

Кайнар хәбәр

Абхазиянең де факто президенты "фетнә омтылышы"н хөкем итте


27 майда Сухумда демонстрациячеләр президент идарәсе бинасына бәреп керә
27 майда Сухумда демонстрациячеләр президент идарәсе бинасына бәреп керә

Грузиядән аерылырга теләүче Абхазиянең де факто президенты Александр Анкваб оппозициянең Сухумда президент идарәсе бинасына бәреп керүен кораллы фетнә омтылышы дип атады.

Грузиядән аерылырга теләүче, Мәскәү инде бәйсез дәүләт дип таныган, әмма дөнья тарафыннан танылмаган Абхазия республикасының де факто президенты Александр Анкваб оппозиция тарафдарларының сишәмбе көнне Сухумда президент идарәсе бинасына бәреп керүен кораллы фетнә омтылышы дип атады.
Александр Анкваб
Александр Анкваб
Шулай да 28 майда Абхазия телевидениесенә интервьюда Анкваб илдәге “вазгыятьне хокукый кысаларга кайтару мөмкинлеге әле дә бар”, дип белдерде.

Анкваб Абхазиядән китмәвен әйтсә дә, үзенең хәзер кайда булуын белдерергә теләми.

Анкваб шулай ук “күпсанлы халык төркеменең, шул исәптән коралланган кешеләрнең” дәүләт телевиденисен кулга төшергәнлеген дә әйтте.

27 майда берничә мең кеше катнашындагы митингтан соң демонстрациячеләр Анкваб идарәсе утырган бинага бәреп керде.

Анкваб демонстрациячеләрнең хөкүмәтне тарату таләбе белән килеште, әмма протестчылар аның үзенең дә вазифадан китүен таләп итте. Демонстрациячеләр бинага бәреп кергәннән соң ул аннан качып китте.

Әлегә расланмаган хәбәрләргә караганда, Анкваб үзенең туган районы Гудаутага качкан.

Оппозиция аны авторитар ысуллар куллануда гаепли һәм реформалар уздыруны таләп итә.

27 майда оппозиция җитәкчеләренең берсе Раул Һаджимба оппозициянең хакимият дилбегәләрен вакытлыча үз кулына алуын белдерде.

Президент идарәсе бинасы әле дә оппозиция кулында кала. Күп кенә депутатларның утырышка килмәве сәбәпле 28 майда парламент чираттан тыш утырышын уздыра алмады.

Абхазия хакимиятен яклап килүче Русиянең тышкы эшләр министрлыгы анда киеренкелек артуга борчылу белдерде. Русия тышкы эшләр министры урынбасары Григорий Карасин телефон аша Абхазиянең де факто тышкы эшләр министры белән сөйләште.

Бу хәлләргә бәйле рәвештә Русия президенты Владимир Путин ашыгыч рәвештә Абхазиягә үзенең ярдәмчесе Владислав Сурковны һәм Русия иминлек шурасы рәисе урынбасары Рәшит Нургалиевне җибәрде. Сурков Мәскәүнең Грузиядән аерылырга теләүче ике республика – Абхазия һәм Көньяк Осетия белән мөнәсәбәтләре өчен җаваплы.
XS
SM
MD
LG