Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан хөкүмәте "шпионлыкка каршы" җиһазлар ала


"Шпион җиһазлары". Архив фотосы
"Шпион җиһазлары". Архив фотосы

Башкортстанның Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы яшерен мәгълүмат алу җиһазлары алу өчен дәүләт заказы урнаштырды.

Башкортстанның Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы яшерен мәгълүмат туплау җайланмаларын алу өчен интернетта махсус сәхифәгә заказ урнаштырды. Шундый берничә җиһаз алу өчен министрлык 444 мең сум акча бүләргә җыена. Бу акча “2011-2013 елларда Башкортстан Республикасында террорчылык һәм экстремизмны кисәтү” програмы кысасында республика казнасыннан бүленә. Әлеге программа 2014 елның азагына кадәр озайтылган иде.

Сатып алынасы җайланмалар яшерен видеокамералар һәм яздыргычларны ачыклау өчен кулланыла. Мәсәлән, 217 мең сум торган локатор эшләп торган яки сүнгән электрон җиһазларны табу өчен кулланыла ада. Ә күп юнәлешле эзләү җайланмасы радиомикрофон, радиостетоскоп, чыбыксыз видеокамера, модем, кәрәзле телефон һәм радиомаякларны табу өчен файдаланыла.

Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгының икътисади хәвефсезлек һәм коррупциягә каршы бүлеге башы Гайсә Баянов сүзләренчә, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгында коррупциягә каршы тору программасы кабул ителгән. Бу программа министрлыкта һәм аңа буйсынган оешмаларда коррупция туарлык шартлар һәм сәбәпләр булдырмау, халыкның канунлы хокук һәм мәнфәгатьләрен саклау максаты куя. Әлеге җиһазны шул максаттан сатып алырга булганнар. Министрлыкның әлеге бүлеге дүрт министр урынбасарларының берсенә дә карамый, турыдан-туры Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Евгений Гурьевка буйсына.

Рәсми булмаган чыганаклар исә министрлыкның бу “шпион җиһазлары” алу сәбәбен үзенчә аңлата. Алар узган ел Башкортстан парламентына сайлаулар алдыннан республика президенты хакимияте башлыгы урынбасары турындагы видеоҗәнҗалны искә төшерә. Ул язмада президент хакимияте башлыгы урынбасары Марат Мәрданов һәм Әббәс Галләмов Халык идарәсе фиркасен сайлаулардан төшереп калдыру өчен берәүгә зур күләмдә акча тәкъдим итә. Ул язма интернетка куелганнан соң ул түрәләр эшләреннән алынган иде. Ягъни, бу җиһазлар ришвәт алу, канун бозуларны төшерүләрдән качу өчен кирәк дигән фаразлар бар.
XS
SM
MD
LG