Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда инвалид балаларны яклау митингы узды


Якшәмбе көнне Казанда балалар хокукларын яклар өчен ата-аналар ике урында җыелды. Камал театры каршындагы җыенга узган ел Биек тау районында җир алган күпбалалы гаиләләр килде. Алар хакимиятләрнең ул җир кишәрләрен күрсәтмичә дә аларны алу турында килешүләргә кул куйдыртуларын сөйләде. Гаиләләр төзелеш эшләренә тотынгач анда газ, электр һәм су үткәреп булмаячагын ачыклаган. Җирләрнең зур өлеше таулы урыннарда уршашкан. Моңа ризасызлык белдерүчеләр янына төзелеш министрлыгы рәсмие чыгып 2015 елга кадәр проблемаларны чишергә ярдәм итәчәкләрен белдергән.

Камал театры каршына килгән 40лап кеше Казан шәһәр хакимияте вәкилләре белән очрашуны таләп итеп резолюция кабул итте.

Төштән соң Үзәк стадион янында инвалид балаларның хокукларын яклаучылар җыелды. Ата-аналар Казанда инвалид балалар өчен бер генә иске балалар бакчасының булуына ризасызлык белдерде, җәмгыятьне мөмкинлекләре чикле булган бу балалар белән бергә яшәргә өйрәтергә чакырды. Җыелучылар авыру балаларга белем бирү шартларын тудыру - җәмгыятьнең һәм хакимиятләрнең макстаты булырга тиеш, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG