Accessibility links

Кайнар хәбәр

Урта Корсада яңа мәчет ачылды


Урта Корсада яңа мәчет ачылды
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:04:18 0:00

Урта Корсада яңа мәчет ачылды

31 майда Арча районының Урта Корса авылында "Мөхәммәт Вафа" мәчетенең ачылышы булды. 200ләп кеше катнашкан чарада татар дин әһеле Курсави хәзрәтнең хәдисләр җыентыгыннан торган китап та тәкъдим ителде.

Мәчеткә нигез 2011 елда салынган. Авылда мәчет булмаганга күрә, мин ике авылга бер мәчет булсын дип Урта Корсада мәчет салырга булдым, дип белдерде мәчетне төзеткән эшмәкәр Вәдүт Вафин Азатлыкка. Ул үзе Түбән Корсада туган. Мәчетне төзеткәч аңа илтә торган юлны да төзекләндергән.

"Түбән Корсада без үскәндә бер мәчет бар иде. Әмма ул клубка әйләндерелгән иде. Башта кечкенә генә бер мәчет салырга уйлаган идем. Аннан фикерли торгач зурырак итеп эшләргә булдым", дип белдерде ул.

Мәчет ачылышына килгән Җәлил хәзрәт Фазлыев сүзләренчә, бу мәчет Арча районында ачылган 77нче мәчет булды.

Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин әлеге мәчетне төзеткән Вәдүт Вафинга мөфтиятнең медален тапшырды, Җәлил хәзрәт исә чапан бүләк итте.

Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Ринат Закиров сүзләренчә, Русиянең 4300 татар авылында мәчетләр торгызылып килә.

"Халкыбыз бик күп җәберләүләр кичергән. Урта гасырларда кискәннәр дә асканнар да, мәчетләребезне дә җимергәннәр. Ләкин халыкның рухы сынмаган. Ул рух бүген безне яшәтә һәм алга алып бара", дип белдерде ул.

Күп кенә чыгышлардан соң һәркемгә "Хозур" нәшрияте гарәп телендә бастырган Курсави хәзрәтнең хәдисләр китабы таратылды. Мәчетне ачу тәкъбирләр әйтеп башкарылды һәм өйлә намазын шушы мәчеттә җыелып уку белән тәмамланды.
XS
SM
MD
LG