Accessibility links

Кайнар хәбәр

Парижда "Кырым: ярымутрауның язмышы" исемле сөйләшү узды


Парижның Көнчыгыш телләр һәм цивилизацияләр институтында "Кырым: ярымутрауның язмышы" исемле түгәрәк өстәл сөйләшүе узды.

Очрашуда Институтның халыкара мөнәсәбәтләр комиссиясе рәисе Мари-Сибиль де Виен, Франциянең Украинадагы элекке илчесе Филип де Сюрмен, украин өйрәнүләре ассоциациясе президенты, институт хезмәткәрләре катнашты.

Кырымнан бу чарага тарихчы һәм милли сәясәт белгече Гөлнара Бекирова, шулай ук Мәҗлес рәисе Рифат Чубаров барган. Чубаров Кырым язмышы белән кызыксынып килүчеләргә хәзерге вазгыять турында сөйләгән. Бер көнлек форум "Хайтарма" фильмын күрсәтү белән тәмамланган.

Кырымтатар сөргененә багышланган бу беренче фильм бүген Польша дәүләт телевидениесенең беренче каналында күрсәтелә. Кырымтатарлар юлбашчысы Мостафа Җәмилев Варшауда иң зур дәүләт бүләген ала һәм АКШ президенты Барак Обама белән очраша.
XS
SM
MD
LG