Accessibility links

Русиядә дәвалана алмаучылар чит илгә бару өчен хөкүмәттән акча ала алачак


Бу атнадан Русия сәламәтлек саклау министрлыгы Русия ватандашларын чит илләрдә дәвалау өчен тезөлгән яңа килешү нигезендә эшли башлады. Беренче чиратта бу балаларга кагыла. Русиядә кирәкле медицина ярдәме ала алмаган авыруларның дәваланырга чит илгә бару өчен хөкүмәттән акча алу хокукы бар.

Хөкүмәт дәваланыр өчен кирәкле булган технологияләрнең Русиядә булмау очрагында авыруны үз хисабына чит илгә җибәрә ала. 2015 елга кадәр моның өчен 177 млн 120 мең сум бүленгән, дип хәбәр ителә. Бу акча бик аз санала.

Русия рәсмиләре халыкның чит илләрдә дәвалануына каршы. Балаларны яклау көнендә ясаган чыгышында вице-премьер Ольга Голодец сәламәтлек саклау министрлыгына авыруларны чит илләрдә дәвалар өчен акча җыючы хәйрия оешмаларын күзәтү астына алырга кушты. Голодец фикеренчә, Русиядә "барлык диярлек ярдәмне алып була".
XS
SM
MD
LG