Accessibility links

Кайнар хәбәр

Күпләр ял итәргә яраткан Яльчик күлендә коену тыелган


"МариМедия" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, 2 июнь көнне Яльчик күлендә суны тикшерү нәтиҗәсендә бер урында микробиологик күрсәткечләренең нормадан артуы ачыкланган. Русиянең кулланучылар хокукларын күзәтүче идарәнең (Роспотребнадзор) җирле бүлеге хәбәр итүенчә, күлдә су коену тыелган.

Су, күлгә канализация агуы сәбәпле пычыранган, дип фаразлана. Күл буендагы ял йортлары ярларын чистарту эшләре бара, әмма сәламәтлек саклау рәсмиләре рөхсәте булганчы коену тыела, дип хәбәр итә мәгълүмат агентлыгы.
XS
SM
MD
LG