Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина белән Русия газ турында бернинди килешүгә килә алмады


Брюссельдә Европа берлеге катнашында узган Русия-Украина газ сөйләшүләре нәтиҗәсез тәмамланды. Бу хакта җиде сәгать дәвам иткән сөйләшүләрдән соң энергетика еврокомиссары Гюнтер Эттингер белдерде.

Сөйләшүләрнең кайбер нечкәлекләре турында Украина энергетика министры Юрий Продан сөйләде.

“Кызганычка без бернинди килешүгә килә алмадык. Беренче чиратта без бәяне билгеләү механизмы хакында бернинди карарга килә алмадык. Кызганычка, алга китеш юк, без 2 июньдә булган юлда кала бирәбез”, диде ул.

Эттингер сөйләшүләр сишәмбе кичке тугызда яки чәршәмбе иртәнге тугызда дәвам итәргә мөмкинлеген әйтте. Шул ук вакытта Русия, Украина һәм Европа берлеге “дөрес булмаган адымнар” ясамаска килешкән.

Шул ук вакытта Русия энергетика министры Александр Новак “Газпром” Украинаның 10 июньгә кадәр узган елның ноябрь-декабрь аена 1 миллиард 454 миллион доллар һәм быелның апрель-май аена ярты миллиард түләүне таләп итүен әйтте.
Өч яклы сөйләшүләр Брюссельдә 2 июньдә узган иде.
XS
SM
MD
LG