Accessibility links

Кайнар хәбәр

«Кышкы вакытка» күчү канун өлгесе беренче укылышта кабул ителде


Русия дәүләт думасы «кышкы вакытка» күчү турындагы канун өлгесен беренче укылышта кабул итте. Анда Русия субъектлары чикләрен истә тотып думадагы сәламәтлек саклау комитеты рәисе Сергей Калашников җитәкчелегендәге депутатлар төркеме Русиядә вакыт зоналарын унга җиткерүне күздә тота.

«Олимпиада узды. Фейерверклар яңгырады», диде дума депутаты Николай Коломейцев. Ул сәгать күчерү Сочида Олимпиада уздыруның бер таләбе булуын искәртте.

«Канун өлгесенең кабул ителүе «кышкы вакытка» күчү эше башланганын күрсәтә. Бу безнең сайлаучыларның теләкләренә җавап булып тора», диде депутат Михаил Старшинов.
XS
SM
MD
LG