Accessibility links

Кайнар хәбәр

Донецкида сепаратистлар балалар автобусын тоткарлаган


Кораллы сепаратистлар Донецки өлкәсе Снежное шәһәреннән Днепропетровски өлкәсенә баручы балалар автобусын тоткарлаган. Балалар йортында тәрбияләнүче әлеге 25 баланың язмышы билгеле түгел.

ЮХИДИ хезмәткәрләре машинасы озата барган автобус атнакич иртән юлга чыккан булган. Юлда ул үзбилгеләнгән “Донецки халык республикасы”ның кораллы вәкилләре тарафыннан туктатылган. ЮХИДИ хезмәткәрләренең телефоннарын тартып алганнар. Автобус кораллы кешеләр озата баруында Кырымга юл алган.
XS
SM
MD
LG