Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә узган елгы протест чараларында катнашучыларга карата мәхкәмә башланды


Amnesty International халыкара хокук яклау оешмасы узган ел Төркиядә хөкүмәткә каршы чараларда катнашучы 26 кешегә карата башланган мәхкәмәне “күрсәтмә мәхкәмә” дип атады. Хөкемгә тартылучылар арасында табиплар, архитекторлар, инженерлар бар һәм аларны җәмәгатьчелек тәртибен бозуда, социаль челтәрләр аша рөхсәтсез демонстрация оештыруда гаеплиләр.

Amnesty Internationalның Төркиядәге эксперты Эндрю Гарднер сүзләренчә, бу сәяси эш.

Узган елны Истанбулның Гези паркында агачлар кисүгә каршы протест чаралары хөкүмәткә каршы демонстрацияләр белән үрелеп китте. Әлеге чаралар хөкүмәт көчләре белән бастырылды. Бәрелешләрдә ким дигәндә сигез кеше үлде һәм сигез меңгә якыны төрле җәрәхәтләр алды.
XS
SM
MD
LG