Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада өч бәйрәмне берьюлы билгеләделәр


“Мирас” төркеме татар биюен башкара
“Мирас” төркеме татар биюен башкара

12 июнь Уфада берьюлы өч бәйрәм узды – Русия, Уфа шәһәре һәм Салават Юлаев көннәре. Уфа кирмәне төзелүгә 440, Салават Юлаев тууга 260 ел тулды.

Бәйрәм чаралары Дуслык монументына һәм Салават Юлаев һәйкәленә чәчәкләр салу белән башланды. Аннан соң Дуслык һәйкәле янәшәсендә Агыйдел елгасында су-мотор спорты буенча шәһәр беренчелеге узды. Яр буенда Уфа эластомер әйберләр җитештерү заводы чыгарган көймәләр күргәзмәсе дә оештырылды. Анда “Мансур” исемле “милли” көймә дә бар иде.

Салават Юлаев һәйкәле янындагы мәйданда милли көрәш ачык турниры үтте. Җиңүчегә “Лада Грант” машинасы тапшырылды. Октябрь проспекты урамы буйлап янгынга каршы хезмәт төркемнәре тантаналы йөреш уздырды. Бу йөреш Русиядә янгынга каршы хезмәт оештырылуга 365 ел тулу уңаеннан оештырылды. Чарада 50гә якын махсус техника катнашты.

Салават Юлаев мәйданында шигърият бәйрәме, Рус драма театры каршындагы мәйданда кул эшләре ярминкәләре, көне буе мәдәни чаралар узды.

Бу көнне Уфадагы Мәҗит Гафури паркында башкаланың экстремаль спорт төрләре белән шөгыльләнүчеләр өчен махсус урын – скейт-парк ачылды. Дүрт мең квадрат метр урынны биләгән бу мәйданда көнозын “Скейт”, ВМХ”, Ролик” һәм башка экстремаль спорт төрләре буенча ярыш узды.

Бәйрәм чаралары кичен салют атулар белән тәмамланды.
XS
SM
MD
LG