Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лугански һәм Днепропетровски өлкәләрендә өч көнлек матәм игълан ителде


Лугански өлкәсендә шимбә һәм Днепропетровски өлкәсендә якшәмбе вә дүшәмбе көннәре, Луганскида бәреп төшерелгән ИЛ-76 очкычында һәлак булучылар истәлегенә матәм көннәре дип игълан ителде.

Бу көннәрдә бөтен биналарда Украина байраклары төшереләчәк, күңел ачу һәм спорт чаралары үткәрелмәячәк.

14 июньгә каршы төндә Лугански һава аланына утырганда ИЛ-76 очкычына ракета атылып очкычтагы 40 хәрби һәм тугыз кешелек экипаж һәлак булды.

Украина прокуратурасы тикшерү башлады.
XS
SM
MD
LG