Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бразилия көндәлеге

Бразилиядә бер ай буе барган Дөнья футбол беренчелеге тәмам. Ярышны бар дөнья буйлап миллирдтан артык кеше күзәтте. Бу яктан башка бер вакыйга да футбол чемпионаты белән ярыша алмый. Азатлык шушы бәйгенең иң кызыклы мизгелләрен теркәп барды.

5 һәм 6 июль. Егерме дүртенче һәм егерме бишенче көн

Нидерланд капкачысы Тим Крул пенальтидагы соңгы тупны тота
Нидерланд капкачысы Тим Крул пенальтидагы соңгы тупны тота

Чирекфиналның өченче һәм дүртенче уеннары нәтиҗәсендә ярымфиналга Аргентина һәм Нидерланд такымнары чыкты. Башта Аргентина Бельгияне (1-0) җиңде. Коста-Рика футболчылары Нидерланд белән ахыргача уйнап туп бер капкага да кермәгәннән соң, пенальтида һолландлар 4 туп кертте. Коста-Рика такымы өчне генә кертә алса да, һолландларга каршы ахыргача тору алар өчен бик зур казаныш санала.

4 һәм 5 июль. Егерме өченче һәм егерме дүртенче көн

Дүртенче июльдә узган беренче чирекфинал уенда ярымфиналга беренче булып алманнар узды. Германия такымы французлар капкасына бер туп кертеп җиңде. Казанда инде 5 июль кергәч узган икенче чирекфинал уен нәтиҗәсендә ярымфиналда алманнарга каршы Бразилия такымы уйнаячагы ачыкланды. Алар, бик зур авырлык белән булса да, Колумбия такымын 2-1 исәбе белән җиңде.

1 июль. Егерменче көн

Швейцарияле Һоан Джуру аргентиналы Гонсало Игуаин янында тупка сикерә
Швейцарияле Һоан Джуру аргентиналы Гонсало Игуаин янында тупка сикерә

1 июльдә узган ике 1/8 финал уенда чирекфиналның соңгы пары ачыкланды. 5 июльдә узачак чирекфиналга Аргентина белән Бельгия чыкты. Аргентина такымы Швейцарияне (1-0), Бельгия АКШны (2-1) җиңде.

30 июнь. Унтугызынчы көн

Нигерияле Джувон Ошанива (с) Поль Погба (у) 30 июньдә узган 1/8 уенда
Нигерияле Джувон Ошанива (с) Поль Погба (у) 30 июньдә узган 1/8 уенда

4 июльдә узачак чирек финалга 30 июньдәге 1/8 финал уеннарда Германия белән Франция чыкты. Франция Нигерияне (2-0) җиңсә, Бразилия финалында җиңүче булыр дип зур өметләр багланучы Германия Җәзаирнең каршылыгын бары өстәмә вакытта гына сындыра алды һәм 2-1 исәбе белән чирек финалга узды.

29 июнь. Унсигезенче көн

Мексикалы Пауль Агилар (у) һолландияле Арьен Роббен (с) белән туп өчен "көрәшә"
Мексикалы Пауль Агилар (у) һолландияле Арьен Роббен (с) белән туп өчен "көрәшә"

​1/8 уенда Нидерланд такымы мексиканнарны 2-1 исәбе белән җиңеп чирек финалга узды. Коста-Рика белән Греция такымнары төп уенда бер-беренең капкасына берешәр генә туп кертеп җиңүчене ачыклый алмагач уенны пенальти белән тәмамлады. Нәтиҗәдә 5-3 исәбе белән чирек финалга Коста-Рика такымы узды.

28 июнь. Унҗиденче көн

Шимбә көнне узган ике уен нәтиҗәсендә чирек финалның беренче пары ачыкланды. 5 июльдә узачак чирек финалда Бразилия такымы Колумбия футболчылары белән очрашачак. Шимбә көнне Рио-де-Жанейрода узган уенда Колумбия җыелмасы Уругвайны 2-0 исәбе белән җиңде. Бразилия белән Чили уенының төп вакыты 1-1 исәбе белән тәмамланса да, пенальти Дөнья футбол беренчелеге хуҗаларына (3-2) җиңү китерде.

26 июнь. Унбишенче көн

Татар кияве Криштиану Рональдо (7) ниһаять бу чемпионатта беренче.. һәм соңгы голын кертте
Татар кияве Криштиану Рональдо (7) ниһаять бу чемпионатта беренче.. һәм соңгы голын кертте

Бүген G һәм H төркемендә соңгы уеннар уйналды. Германия АКШны җиңеп (1-0) киләсе өлешкә үтте. Ә менә Португалия Гананы җиңсә дә (2-1) төшеп калды. H төркемендә Русия Җәзаиргә абынды (1-1), нәтиҗәдә киләсе өлешкә гарәп егетләре узды, Русия кайтып китә.

Җәзаир һөҗүмчесе Ислам Слимани Русия капкасына баш белән гол кертеп Капелло такымын өенә кайтарып җибәрде
Җәзаир һөҗүмчесе Ислам Слимани Русия капкасына баш белән гол кертеп Капелло такымын өенә кайтарып җибәрде

Шулай итеп, 1/8 финалның бар парлары да билгеле (уң як баганада). Җомга көнне чемпионатта бер көнлек тәнәфес. 28 июнь, Рамазан ае белән бергә, 1/8 финал уеннары башлана.

25 июнь. Ундүртенче көн

Месси (10) Нигериягә икенче голын кертә. Уңда Нигерия татары - Питер Одемвингие (8)
Месси (10) Нигериягә икенче голын кертә. Уңда Нигерия татары - Питер Одемвингие (8)

Бүгенге F һәм E төркемнәрендә соңгы уеннар уйналды. Нигерия Аргентинага җиңелсә дә (2-3) такымнарның икесе дә 1/8 финалга чыкты. E төркеменнән киләсе өлешкә Европа такымнары -- Франция һәм Швейцария үтте. Шулай итеп, тагын ике пар билгеләнде:

30 июнь Франция—Нигерия һәм 1 июль Аргентина—Швейцария

дәвам

XS
SM
MD
LG