Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан белән Уфа Донбасска һуманитар ярдәм җыйды


Чәршәмбе көнне Казаннан һуманитар ярдәм төягән машиналар Донбасска юлга чыгачак. Ярдәмне җыюны оештырган Татарстанның урыс җәмгыяте башлыгы урынбасары Михаил Щеглов сүзләренә караганда, анда өч Газель машинасы тулы дарулар, озак саклана торган ашамлыклар һәм башка шундый кирәк-яраклар булачак.

Башкортстанда Донбасс халкына ярдәмне "Урыслар соборы" оештыра. Республикада җыелган 100 кило дару төялгән машина бүген юлга чыкты.
XS
SM
MD
LG