Accessibility links

Кайнар хәбәр

Вагыйз Миңһаҗевның сенаторлыктан китүе хупланды


Татарстанның Федерация шурасындагы вәкиле Вагыйз Миңһаҗевның начар сәламәтлеге сәбәпле сенаторлыктан китү үтенече бүгенге утырышта хупланды. Аның сенаторлык вәкәләте 23 июнь тәмамланачак.

Вагыйз Минһаҗевның Дума һәм Федерация шурасы вәкилләре арасында бурычлары иң югары булган икенче депутат булганы хәбәр ителгән иде. Ул җитәкләгән "Вамин" ширкәтенең бурычлары 4.3 миллиард сум. Татарстан мәхкәмәсенең баш приставы Радик Ильясов мәгълүматларына караганда, Минһаҗевның чит илгә чыгуы чикләнгән, бурычы ай саен хезмәт хакыннан түләнеп бара.

Кичә "Известия" Федерация шурасыннан китүче Вагыйз Миңһаҗев урынына сенатор итеп Фәрид Мөхәммәтшин җибәрелергә мөмкин, дип язып чыкты.
XS
SM
MD
LG