Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт яшьләре корылтае Сабантуй рәвешендә узачак


Рәмзил Байназаров
Рәмзил Байназаров

Бөтендөнья башкорт корылтае яшьләр шурасына яңа рәис сайланды. Киләсе атнада башкорт яшьләре корылтайга җыелачак.

Бөтендөнья башкорт корылтае яшьләр шурасының элекке рәисе Тимур Мохтаров вазифасыннан китте һәм аның урынына чираттагы җыелышта Рәмзил Байназаров билгеләнде. Киләсе шимбәдә яшьләр корылтай үткәрәчәк. Яңа җитәкче белән киләчәк планнар һәм корылтайга әзерлек турында сөйләштек.

– Рәмзил, эшне нәрсәдән башларга уйлыйсың? Башкорт яшьләрен миллилеккә тартуга нинди планнар бар?

– Бу бик авыр сорау. Мин бу вазифада әле бит бары бер атна гына. Аннары мин үземне хуҗа дип әйтә алмыйм, без бит егетләр-кызлар белән бергәләп эшлибез. Канунга сыйган төрле акцияләр үткәрергә җынабыз. Телне саклауга кагылышлы флешмоблар уздыру нияте бар. Милләтен яраткан яшьләрне тупларга кирәк, бөтен халыкны уятып булмый инде ул. Һәрвакыт ниндидер лидерлар эшләгән. Ачык кына ниндидер юл белән эшләү турында әйтә алмыйм. Мин әйтермен дә шулай-шулай эшләячәкбез дип ул килеп чыкмас. Концепция эшлибез. Минем бурычым – берләштерү.

– Яшьләрне ничек җәлеп итәргә ниятлисез? Балалар бакчаларында, уку йортларында эшләр алып бару күздә тотылмыймы?

– Балалар бакчалары белән эшләүләр бара инде. Халык санына карап башкорт балалар бакчалары ачуны таләп итәләр.

– Бу балалар бакчалар белән кемнәр шөгыльләнә?

– Төгәл генә әйтә алмыйм. Безнең республикада оешмалар күп. Шуңа бүлеп утыру дөрес түгел. Кемнең рухы тарта икән шул эшләргә тиеш.

– Ә рухны булдыру өчен нәрсә эшләргә?

– Аның өчен баланы балачактан матур итеп тәрбияләргә кирәк. Шул гына.

– 28 июньдә Зилаир районы Юлдыбай авылында башкорт яшьләр корлытае узачак. Анда нәрсәләр булачак?

– Узган дүшәмбе мине җитәкче итеп сайладылар. Шунда корылтай уздыру турында да килештек. Ул күбрәк Сабантуй формасында булачак. "Милли идея" дигән конференция уздыру нияте бар, анда тел, мәдәният, эшкуарлык мәсьәләсен күтәрергә җыенабыз. Вконтактеда төркемебез бар, анда барысы да язылган. Чит төбәкләрдән дә башкорт яшьләрен чакырабыз. Беркемне дә куып чыгармыйбыз, барысын да кабул итәбез.
XS
SM
MD
LG