Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иванов: "Украина качаклары тапкан балаларга Русия ватандашлыгы"


Русия президенты хакимияте башлыгы Сергей Иванов Ростов өлкәсендә Украина качаклары белән очрашу вакытында алар арасында биш йөкле хатын булуын белгәч, туачак балаларның нинди документ алачагы белән кызыксынган. Аларның теркәлү генә узачагын белгән Иванов, балаларга Русия ватандашлыгы бирергә тәкъдим итте.

"Америкада кебек булсын", диде ул, моңа ата-ана рөхсәте кирәк булуын өстәп.

Бүгенге көндә "Ватандашлык турындагы" канун нигезендә Русиядә туган бала Русия ватандашлыгын автомат рәвештә түгел, ә үз илендә ала алмаган очракта гына ала ала.
XS
SM
MD
LG