Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинадан килеп сыену сораучылар Татарстан һәм Башкортстанда да бар


Русия федераль миграция хезмәте Украина качаклары сәбәпле, финанс министрлыгыннан өстәмә акчалар бүлүне сорый. Шул ук вакытта миграция хезмәтенең ватандашлык мәсьәләләре бүлек мөдире Валентина Казакова инде бераз акча бүленгәнен әйтә.

Узган атнада Татарстандагы урыс җәмгыяте җитәкчесе урынбасары Михаил Щеглов республикага Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка Украинаның көньяк-көнчыгышыннан китәргә мәҗбүр булган качакларны Татарстанга алуны оештыруны сорап мөрәҗәгать иткән иде. Бүгенге көндә Татарстан миграция хезмәтенә вакытлыча сыену сорап 200 гаилә мөрәҗәгать иткән, аның бары 24 генә рөхсәт бирелгән. Ә Башкортстанда сыену сораган 11 Украина ватандашы Уфа, Чишмә һәм Мәләвез калаларында туганнарында яши.

XS
SM
MD
LG