Accessibility links

Кайнар хәбәр

Федерация шурасы Русия хәрбиләрен Украинада куллану турындагы карарны үзгәртте


Федерация шурасы чәршәмбе көнге утырышында Русия президенты Владимир Путинның хәрби көчләрне Украинада куллануны тыю тәкъдимен хуплап әлеге карарны гамәлдән чыгарды. Барлыгы 153 сенатор бу тәкъдимне хуплаган, берсе каршы булган.

Путинның тәкъдиме югары пулатка алдагы көнне кертелгән иде. Президент сүзчесе Дмитрий Песков бу адымны Украинадагы кискен хәлне туктату максатыннан эшләнә дип аңлатты.

XS
SM
MD
LG