Accessibility links

Татарстанлыга Русия байрагы өчен штраф салынган


Ютазы районында элкетроэлемтә бинасында эленгән өч байрак арасында Русия әләменең уртада тормавы сәбәпле, оешма җитәкчесе Виталий Есаковка биш мең сум штраф салынган.

Бинада Русия, Татарстан һәм оешманың үз байраклары эленгән булган. Канун нигезендә Русия байрагы уртада торырга тиеш, әгәр ул дөрес эленмәгән булса физик затлар 2-3 мең, түрәләр 5-7 мең, юридик затлар 100-150 мең штрафка тартыла ала.

XS
SM
MD
LG