Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киевта митингка чыгучылар Украина көнчыгышында солых килешүе озынайтылуга канәгатьсезлек белдерә


Киевта президент идарәсе бинасы каршында илнең көнчыгышында хәрби хәл кертүне таләп итеп меңгә якын кеше җыелды. Митингка чыгучылар арасында илнең көнчыгышыннан килгән "Донбасс", "Днепр", "Айдар" батальоннары һәм Майдан иҗтимагый оешмасы вәкилләре бар.

Катнашучылар Украина президенты Петр Порошенкодан батальонга корал бирүне, махсус чарада булучыларга социаль тәэминәтне һәм аларның тормышын иминиятләштерү турындагы сайлау алы вәгъдәләрен үтәүне таләп итәләр. Шулай ук алар президентның Европа берлегеннән Русиягә каршы яңа чикләүләр кертүне сорарга куша.

Президетка мөрәҗәгатьне алар аның вәкиле аша тапшырган. Митингта чыгыш яап Геннадий Зубко Украина көнчыгышында тынычлыкка ирешү өчен сөйләшүләр алып бару турында чыгыш ясады, әмма митингта чыгыш ясаучылар аның чыгышын хупламады һәм төрле кычкырулар белән бүлдерде.

Украина президенты җомга көнне Донецки һәм Луганскида беръяклы ут ачуны туктатуны 30 июньннең кичке унга кадәр озайтты. Украина хәрбиләре шул вакыт дәверендә Русиядән сугышка димләү кимер һәм канунсыз кораллы көчләрнең илнең көнчыгышына килүе туктар дип өметләнә.

XS
SM
MD
LG