Accessibility links

Миңнеханов Төрекмәнстада президент Бердымөхәммәтов белән очрашачак


Бүген Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Төрекмәнстан президенты Гурбангулы Бердымөхәммәтов очрашуда сәүдә-икътисади эшчәнлек, ягулык-энергетика һәм мәдәни-һуманитар хезмәттәшлек турында сүз алып барачак.

Бизнесс-Online язуынча, Миңнеханов бүген эшлекле сәфәр белән Төрекмәнстанда булачак. Бердымөхәммәтов Татарстан белән Төрекмәнстан арасында элемтәнең соңгы елларда яңа сулыш алуын әйтте.

2008 елда Бердымөхәммәтов Татарстанга килгәндә Төрекмәнстан белән Татарстан арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни элемтәләрне ныгытуга юнәлдерелгән килешү имзаланган иде.

Төрекмәнстан президенты ул вакытта “КамАЗ” машиналары белән аеруча кызыксынган иде. Төрекмәнстанның күп кенә төзелешләрендә Татарстан машиналары эшли икән.

2011 елны Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Ашхабадта Төрекмәнстанның мөстәкыйльлек көне тантаналарында катнашкан иде.

XS
SM
MD
LG