Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырым кырларына дөге урынына солы чәчәләр


Кырымның Түбән тау районында элек дөге үстерелгән кырларга быел солы, көнбагыш һәм тары чәчелә, дип белдерде журналистларга район хакимиятенең авыл хуҗалыгы өчен җаваплы вәкиле Владимир Онищук.

Төньяк Кырым каналыннан суның җитәрлек килмәве сәбәпле биредә дөге чәчүдән баш тартканнар. Дөгедән бушаган җирләрне юып чистарту өчен күп чиста су кирәк, юылмаса балчык тозлана, диде авыл хуҗалыгы белгече.

Кырымның үзендә быел дөге бөтенләй утыртылмаган. Элекке елларда Кырымда дөге уңышы 100 мең тонна була иде. Шулай ук авыл хуҗалыгы 30-35% чамасы бәрәңге һәм яшелчә уңышын югалтты.

XS
SM
MD
LG