Accessibility links

Кайнар хәбәр

Президент: Ингушетия кешеләре Украинада ике якта да сугыша


Украинаның көнчыгышында дәвам иткән көч куллануда бер-берсенә каршы сугышкан ике якта да Ингушетия кешеләре бар, диде республика башлыгы Юныс-Бәк Евкуров "Коммерсант" басмасына әңгәмәдә. Евкуров аларның бер өлеше "маҗара һәм драйв" өчен йөрсә, башкалары "ватанпәрвәрлек һәм тарихка булган шундый мөнәсәбәткә ачу" сәбәпле сугышка китә, диде.

Ингушетиядән киткән сугышчыларның санын әйтмәсә дә, Евкуров, алар арасында үлүчеләр булганын раслады. Ингушетия башлыгы республика халкына мөрәҗәгать итеп Украинадагы канлы низагка катнашудан тыелырга, аның нәтиҗәләре турында уйланырга чакырды.

Май аенда Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров та Украинада чеченнарның сугышуын раслаган иде. Кадыйров анда ул кешеләрнең үз теләкләре белән генә китүен белдерде.

XS
SM
MD
LG