Русия думасы ярты ел эчендә урам чаралары үткәрү тәртибен ике тапкырдан күбрәк бозганнарга җәзаны катылату кануны кабул итте. Урам чаралары үткәрү тәртибен бозучы биш елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителергә, 600 мең сумнан алып бер миллион сумга кадәр шатрафка тартылырга, яисә 480 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшкә җәлеп ителергә мөмкин.
Икенче тапкыр бозучылар биш мең сум штрафка, йә 30 тәүлеккә кадәр тоткарланырга мөмкин. Рәсмиләр 10 меңнән 20 мең сумга, оешмалар 50 меңнән 100 мең сумга кадәр штрафка татыла.
Чара үткәреп транспорт йөрешенә, элемтәгә, яшәеш челтәренә зыян салган очракта гади кешеләр 30-50 мең, рәсмиләр 50-100 мең, оешмалар 250-500 мең сум штраф түләргә тиеш булачак.
Бу канун өченче укылышка әзерләнгәндә Азатлыкка фикер белдерүчеләр “чаралар тукталмаячак һәм бу хәл ил эчендә шартлауга китерергә мөмкин”, “бу канун ил эчендә фикер белдерүне бөтенләй юкка чыгару өчен генә түгел, ә Русиянең геополитик сәясәте өчен дә алдан аяк киенүе” дип, илдә кабул ителгән соңгы кануннарның “конституциягә һәм кеше хокуклары өлкәсендә халыкара нормаларга туры килмәвен” әйткән иде.