Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә “Сазлык тоткыннары”на теләктәшлек чарасында 12 кеше тоткарланды


Мәскәүдә Манеж мәйданында “Сазлык эше”ндә гаепләнүчеләргә теләктәшлек белдерүчеләр арасыннан 12 кешене тоткарлаганнар.

“Сул фронт” координаторы Сергей Удальцов яклылар Твиттерда бу чарада 20ләп кешенең катнашуын язды. Алар “Сәяси тоткыннарга ирек” дип язылган футболкалар кигән, кулларына “Сазлык тоткыннары”н яклаган язулар тоткан иде.

Манеж мәйданында “Сазлык тоткыннары”н яклау чарасы һәр айның алтысында үтә.

2012 елда Сазлык мәйданында төгәлләнергә тиеш урам йөреше полиция һәм чарада катнашучылар арасында бәрелешләр белән төгәлләнде. Төрле вакытта 33 кеше гаепләнде, 11 кеше ярлыканды. Бер кеше шартлы, ә сигез кеше ике ярым елдан дүрт елга кадәр ирекләреннән мәхрүм ителде. Бер кешене мәҗбүри психиатрик дәваланырга җибәрделәр.

Соңгы ике атна эчендә “Сазлык эше” белән тагын өч активист тоткарланды. Аларны икесенә яшәгән җирләреннән чыгу тыелды, ә берсе ике айга ябылды. Тикшерү эше 6 ноябрьгә кадәр озайтылды.

XS
SM
MD
LG