Accessibility links

Татарстанда “Булгария” корбаннарын искә алачаклар


10 июль көнне Кама Тамагы районының Сөйки авылыннан ерак булмаган һәйкәл янында өч ел элек "Булгария" фаҗигасендә һәлак булучыларны искә алу чарасы узачак.

«Фаҗига корбаннарының туганнары һәм зыян күрүчеләр мемориал комплекска ике автобуста бара ала», дип яза «Татар-информ» агентлыгы.

Кичке сигездә Казан елга портында да “Булгария” корбаннарын искә алу чаралары уза. Барлык теләүчеләр анда чәчәкләр сала ала.

Каза булганда көймәдә 201 кеше булган. 122 кеше, шул санда 28 бала һәлак булды, 79 коткарылды.

Дүшәмбе көнне әлеге җинаятьтә гаепләнүчеләргә төрмә җәзасы чыгарылды.

XS
SM
MD
LG