Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мамадыш районы Албай авылында янган чиркәү урынына бүген яңасы ачылачак


Узган елны янган чиркәү урынына бүген Мамадыш районы Албай авылында тантаналы рәвештә яңа чиркәү ачылачак. Әлеге гыйбадәт йортын республика җитәкчелеге, район ширкәтләре һәм җирле халык ярдәмендә төзегәннәр. 3 миллион сумны Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе нигезендә бүленгән. Татарстан урман хуҗалыгы чиркәүгә агач буралар ясап биргән. Мамадыш районы «Мәрхәмәтлек» социаль үсеш фонды иконоларга һәм чиркәү өчен кирәк-яракларга 1,5 миллион сум бүлгән.

Узган елның ноябрендә янган Мамадыш районы Албай авылындагы чиркәү 1873 елда төзелгән була. Аны мич белән җылытканнар. Хезмәтләр анда бары тик бәйрәм көннәрендә генә башкарылган.

XS
SM
MD
LG