Accessibility links

Русиядә депутатлар өчен махсус социаль челтәр ачылачак


Русиядә тиздән депутатлар өчен социаль челтәр булдырылачак. «Парламент порталы» дип аталачак әлеге челтәрдә депутатлардан тыш, алар чакырган экспертларга үз битләрен ачарга мөмкинлек туачак. Калганнар аны укый гына алачак.

Бүгенге көндә Русиядә төрле дәрәҗәдәге 245 мең депутат бар.

Үз битен ачканчы депутатлар модераторларга таныклыктагы саннарын, рәсми сәхифәләргә сылтамаларны һәм социаль челтәрләрдәге үз битләре адресын җибәрергә тиеш була. Моннан тыш, депутатлар үзләре турында мәгълүматны урнаштырачак.

XS
SM
MD
LG