Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сау бул, Бразилия – сәлам, Русия


Мәскәүдә 1956 елда төзелгән һәм 1980 елгы Олимпия уеннарын ачу һәм ябу урыны булган Лужники стадионын төзекләндерү 800 миллион долларга төшәчәк
Мәскәүдә 1956 елда төзелгән һәм 1980 елгы Олимпия уеннарын ачу һәм ябу урыны булган Лужники стадионын төзекләндерү 800 миллион долларга төшәчәк

Дөнья футбол беренчелегенең чираттагысы 2018 елда Русиядә үтәчәк. Мәскәү-Казан арасында тиз йөрешле поезд юлы шул вакытка төзеләчәк, диде Русия спорт министры.

Бразилиядә Германиянең җиңүе белән тәмамланган Дөнья футбол беренчелеге финалын Русия президенты Владимир Путин Германия канцлеры Ангела Меркель һәм Футбол федерациясе (FIFA) президенты Сепп Блаттер белән бергә карады. 2018 елда дөнья беренчелеген Русия уздырачак. Моңа кадәр дөнья футбол чемпионатларының Көнчыгыш Европада узганы юк иде әле. Русиядә узачак беренчелек турында кайбер сорауларга җаваплар әзерләдек.

2018 Дөнья футбол чемпионаты Русиянең кайсы шәһәрләрендә үтәчәк?

Уеннар 11 шәһәрдә үтәчәк: Казан, Мәскәү, Петербур, Калининград, Түбән Новгород, Волгоград, Сочи, Екатеринбур, Самар һәм Дондагы Ростов. 12 стадионның икесе Мәскәүдә урнашкан. Аларның кайберләре инде әзер. Казан стадионы 2013 Универсиада, Сочи стадионы 2014 Олимпия уеннары өчен төзелгән иде. Калганнарын FIFA стандартларына туры китереп төзекләндерәсе бар. Мәскәүдә 1956 елда төзелгән һәм 1980 елгы Олимпия уеннарын ачу һәм ябу урыны булган Лужники стадионын төзекләндерү 800 миллион долларга төшәчәк.

Футбол карар өчен Русиягә килү һәм шәһәрләр арасында транспорт ничек оештырылачак?

Русия спорт министры Виталий Мутко 12 июль көнне 2018 елгы Дөнья футбол чемпионатына билеты булган һәр кешегә Русиягә килү өчен паспорт кына җитәчәк дип белдерде. Виза алу кирәге юк. Уеннар үтәчәк шәһәрләр аралары ерак. Рәсмиләр алар арасында поезд һәм автобус рейсларын ачарга вәгъдә итте. Министр шул вакытка Мәскәү белән Казан арасында тиз йөрешле поездлар җибәреләчәк, диде.

Бу әзерлекләр күпмегә төшәчәк?

Сочи Олимпия уеннарына йомгак ясалгач, 51 миллиард доллар тотылганы мәгълүм булды. Русия премьер-министры Дмитрий Медведев 2018 елгы Дөнья футбол беренчелегенә 20 миллиард доллар тотарга планлаштырган. Бу акча 2010 елда президент Путин әйткән күләмнән инде ике мәртәбә артык. Бразилия беренчелеге 11 миллиард долларга төште, аны да күпләр бик кыйбат, дип тәнкыйтьләде, күп кенә социаль проблемнарны чишә алмаган хөкүмәтнең мондый чыгымнарга баруы илдә ачу дулкынына да сәбәп булды. Стадионнарны төзекләндерү хаклары Русиядә Бразилия белән чагыштырганда кимендә 50% артык.

2018 елгы Дөнья футбол беренчелеген Русиядә уздырмаска чакырулар булдымы?

Эйе. Кырым аннексиясе һәм Русиянең көнчыгыш Украинадагы хәлләргә катнашуы сәбәпле АКШның ике республикан сенаторы Футбол федерациясенә мөрәҗәгать итеп Русияне 2014 чемпионатында катнаштырмауны һәм 2019 уеннарын башка илдә уздыруны сорады.

Моннан тыш change.org сәхифәсендә Русиядә "гей-пропаганда" турындагы канунга ризасызлык белдереп 74 мең имза җыелды.

FIFA чемпионатны башка илгә күчерә аламы?

Юк. Футбол федерациясе АКШ сенаторларына "теге яки бу ил җитәкчелеге кабул иткән карарларның футбол уенына катнашы юк", дип җавап бирде. Чемпионатлар тарихында мондый хәлнең булганы юк.

Русия халкы Дөнья футбол беренчелеге турында ни уйлый?

ВЦИОМ фикер белешү үзәге хәбәр итүенчә, сораштыруда катнашканнарның 54 проценты Бразилиядә барган уеннарны карарга җыенмаган булган, 19 проценты даими карап барган, 22 проценты Русия уйнаганны гына караган.

2018 елда үтәчәк чемпионатка карата фикерләр әлегә тупланмаган. Сочида яшәүче берәү аңа битараф булганын әйткән иде.

"Дөнья футбол беренчелеге турында берни дә уйламыйм, ерак әле ул. Инде төзелгән стадионнарның шулай кулланылачагы әйбәт. Тагын берәр төрле төзелешкә чыдый алмас идек", ди Сочида яшәүче бер ир кеше.

"Стадион төзү ул олигархлар һәм бюрократларга акча урлау өчен менә дигән юл икәнен аңгыра да аңлый", диде Азатлыкка Петербурда "Зенит" футбол такымы шарфын муенына ураган бер ханым.

Христиан рухание Александр Шумский уенчыларның аяк киемнәре төсле булуы сәбәпле футболны "гей" спорт төре дип атап аның “оятсызлык” булуы турында язып чыкты.

XS
SM
MD
LG