Accessibility links

Кайнар хәбәр

Руза хакында хосусый фикерем


Борынгы басмалар: "Казан мохбире", "Нур", "Вакыт", "Кояш", "Йолдыз"
Борынгы басмалар: "Казан мохбире", "Нур", "Вакыт", "Кояш", "Йолдыз"

100 ел элек 1914 елда да Рамазан ае эссе һәм озын җәй көннәренә туры килгән. Татар матбугатында шул чорда язылганнарның бүгенге көнгә дә аваздаш булуы күренә. Азатлык шул елда Ураза турында "Кояш" газетында басылган берничә язма тәкъдим итә.

Руза хакында хосусый фикерем

Газиз Рамазан җитте. Ошбу 1914 ел 11 июльдә Рамазан шәрифнең беренче көне. Хәзер дә руза хакында төрле сүзләр бар. Байтак ук кешеләр рузаны ачыктан-ачык калдырырга уңайсызланып, руза тотмауга берәр төрле фәтва ишетергә вә үзләрендә берәр төрле гозер вә сылтау табарга йөргәндәй күренәләр.

Гаҗәп! Руза Аллаһ тарафыннан мөселманнарга боерылган үзәкле бер фарыз булса, бу фарызның вакыты ошбу шәһри Рамазан булуы үзәкле вә мөкаррәр (карар ителгән) булса, мең елдан бирле рузаны шул билгеле булган көенчә барча мөселманнар төгәлли (үти) килгән булсалар, рузаны тотмауга нинди фәтва, нинди гозер эзләргә кирәк!

Гаҗәбрәк! Йә тегеләй, йә болай рузадан ычкынырга теләгән кешеләрнең күбрәге яшь, сау һәм күләгәдә утыручылардыр. Бондыйларның хәрәкәтен мәсьәләнең нигезенә тию дип аңламасак, башкача ничек аңларбыз? Кодсият (изгелек) алдында!

Рузаны кирәгенчә кадерләткән вә иң озын көннәрдә аны тоттырган нәрсә, әлбәттә, рузаның кодсиятедер. Минем каравымда, рузаны ашказаны тазарту өчен файдалы күрсәтүләр, ифтар куанычы белән кешене кызыктырулар – рузаның дәрәҗәсен төшерү вә аның кодсиятен киметүдән башкага ярамаса кирәк. Кеше үзенең ашказанын ничек тазартасын, алдына аш килүенә никадәр куанганын башкалардан сорамый да белсә кирәк.

Без инсаф (гаделлек) белән карасак, руза тотучыларның бу гамәлен төгәлләүләре фәкать Аллаһның кушуы буенча вә Аллаһ каршында рузаның югары дәрәҗәле мөкаддәс (изге) гамәл икәнендә генә булганын күрербез. Аннан башка тыйбби (медицинага бәйле) вә гайре ("бәйле түгел" мәгънәсендә) хикмәтләрнең руза тирәсендә һичбер төрле игътибарга алынмаганын, андый сүзләр ихтиятсызлыктан (саксызлыктан) вә исәпсезлектән килгән бер нәрсә генә икәнен барыбыз да аңласак кирәк иде.

Әгәр газиз Рамазан бөтен әһле ислам тарафыннан хәзергәчә күреп килгән ихтирамын моннан соң да җуймаса, бу газиз айны барча әһле Коръән моннан соң да бер мөкаддәс әмер илаһи булганлыгы өчен төгәлләсә, бөтен мөселманнарның өйләрендә төн уртасы сәхәр утлары балкыса, вә кояш батканда бөтен мөселманнарны хәзерләнгән аш вә чәйләр интизар белән көтсәләр – ни матур, вә ни кызык, вә исламият өчен дә никадәр зур бер самимият вә шәрәф (хөрмәт) булыр иде. Руза – мөкаддәс бер гамәл, бу мөкаддәс гамәл Рамазан аена махсус, буны төгәлләү вә гакыйдә (ышану, иман) исламиясе сәламәт булган барча мөэмин вә мөселманнарга бертигез фарыз булганга, без бүрелми-сарылмый вә какшамый гына барча әһле исламның бу гамәлен төгәлләүне вә рузаның кодсияте һич тә кимемәвен телибез.

Кояш, 1914, №459

Идарәгә мәктүбләр (хатлар)

Мөхәррир әфәнде, мөмкин булса, газетагызда рузаның зарарына мәкалә язмавыгызны үтенәбез. Без газетагызны чын күңелебез белән яратып укыйбыз. Һәм татар милләтенең газеталар аркылы алга китүенә шөкер кылып, балаларыбызны газета укырга кызыктырып, һәрвакыт килгән газетаны укырга кушабыз. Безнеңчә, газета уку адәмнең фикерен ачадыр. Әмма үткән газеталарда рузаны кимсетеп сөйләнгән сүзләр күренгәч, без балаларыбызны газета укудан тыя башладык. Чөнки яңа үсеп килә торган саф кальбле (күңел) балаларның күңелләре язылмаган ак кагәз кебидер ки, кечкенә генә бер кара төшсә дә, керләнәдер.

Ислам диненең ничә гасырлардан бирле мөкаддәс санап килгән бер гамәлен какшатуга безнең дини хисемез гадәттән тыш сыкрыйдыр.

Үткән ел кайбер газеталарда язылган сүзләрдән алган күңел яраларымыз әле дә төзәлмәгән. Андый газеталарны без балаларга күрсәтми, җыеп куйдык.

Руза ул намаз, зәкәт, Хаҗ кеби фарыз бер гамәл булып, аны инкяр кылсак, без көферлеккә төшүдән куркабыз. Әмма рузага такате (көче, мөмкинлеге) булмаган эшче вә мосафир һәм картлар үз хәлләрен үзләре белерләр ки, андыйлар хакында булган фәтва вә хөкемнәр кирәгенчә хәл кылынмыш вә китапларга язылмыштыр. Без рузаның хәзергәчә дәвам итеп килгән хәленә разыймыз һәм шулай дәвам итүен тиешсенәбез. Аллаһ тәгалә һичнәрсәне файдасыз боермагандыр. Ошбу мокаддәс рузада да зур файдалар бардыр ки, исламиятнең башка милләтләр алдында мактанырына ярарлык ошбу гамәлнең тамырына балта чабылганны күргәндә без салкын кан белә түзеп тора алмыйбыз.

Рузаны тотмаган кеше тотмасын, без аңа да тимибез. Ахирәттә үз җавабын үзе бирер. Әмма тотканнарга тыгызланмасын вә тимәсен.

Сез, зинһар, Аллаһ риза булсын, газетагызны руза зарарына (уразага каршы) хезмәт иттерә күрмәгез. Руза файдасына булган вәгазь-нәсыйхәтләрне какшатмагыз, әмремәгърүф-нәһимөнкәрдә (изгелеккә чакыру, начарлыктан тыю) үз урынын тотсын. Берәү үзе бу фарызларны үти алмаса, үтәгәнгә комачау итмәсен. Без бу сүзләрне үзебез өчен дә яшь-үсмер балаларыбыз өчен дә әйтәбез.

Тәрәккыйпәрвар (прогрессив) егетләр үзләренең тәрәккыйләрен рузаны бетерүдә күрсәтмәсеннәр, башка урында күрсәтсеннәр. Без беләбез ки, милләт арасына нәфрәт төшерү берлән эш чыкмый.

Шәмселбәнат бинт мелла Мөхәммәдҗан Зәбирова Укмасый Кояш, 1914, №462

Богрыслан өязендә

Быел Богрыслан өязе имамнарының мәчетләрдә халыкны вәгазь вә нәсыйхәт итүләре сәбәпле, бу тарафта халык, гомумән, рузаны тотты. Руза башта эссе көннәргә туры килгән булса да, халык чарасын тапты: сәхәрдә торып эшкә китә, өйләгә кадәр эшләп, өйләдән соң өйдә ял итә иде. Яңгырлар сәбәпле көннәр суыну илә гадәттәге кеби көн буена да эшли торган булдылар.

Узган кыш безнең бу тарафларда җыеп куйган игенне кибәннәрдә тычкан бик харап итеп эшкә ярамаслык кылган иде. Халык шуны үзенчә дәлил итеп: "Ходай бирмәсә – булмый, узган ел руза калдырып эшләгән булсак та, барыбер насыйп булмагач, тычкан харап итте. Язмыштан узмак юк, ходайның боерыгын тотарга кирәк", дип рузаны калдырмаска гайрәт иттеләр.

Ахунд Габделһади әл-Мәҗиди
Кояш, 1914, №484

Буа өязендә

Бу сәнә (ел) Рамазан шәриф эчендә ифрат кызу көннәр булса да, халык көн буе урак урып та рузаны бик шатлык илә тотты. Яшьләрдән дә һичбер руза бозучы ишетелмәде, ди. Үткән ел Муса дигән бер галимнең рузаны кичектерү хакында китабы бар имеш, ни аны күрсәтмисез дия йөдәстәсләр дә, быел сораучы юк, димәк, рузага күнгәннәр.

Кояш, 1914, №484

Сембер өязендә

"Рамазан эчендә авылларда мөәззин азан укыгач та, эчәр өчен мәчетләрнең чоланнарына чиләк белән сулар куеп тордылар".

Кояш, 1914, №484

XS
SM
MD
LG