Accessibility links

Кайнар хәбәр

Британия тышкы эшләр министры итеп консерватив Филипп Һаммонд билгеләнде


Британия премьер-министры Дэвид Кэмерон илнең тышкы эшләр министры итеп Филипп Һэммондны билгеләде. Моңа кадәр саклану министры булган Һэммонд Европа Берлегенә шикләнеп караучы консерватив сәясәтчеләрнең берсе.

Тышкы эшләр министры Уильям Һейг дүрт ел эшләгәннән соң урыныннан китүе турында белдерде. Парламентка 1989 елда сайланган Һейг киләсе парламент сайлавына кадәр вәкилләр пулаты җитәкчесе булып кала.

XS
SM
MD
LG